Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе белән Казаннан Белгородка

2016 елның 21 октябре, җомга

 

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 1 нче ноябрьдә яңа Казан-Белгород-Казан юнәлеше буенча субсидияләнүче маршрут ачып җибәрә. Рейслар CRJ-200 һава судносында атнага 2 тапкыр башкарылачак. Сишәмбе көннәрендә Казаннан очыш 07.30 сәгатькә планлаштырылган, Белгородтан кире якка рейс 10.30 башкарылачак, Казанга судно 12.20 төшәчәк. Шимбә көннәрендә очкыч Казаннан 12.00 очып китәчәк, Белгородтан кире якка рейс 14.50 сәгатькә, Казанга 16.40 килеп җитәчәк.

Билет бәясе - 3090 сум. Әлеге очыш программасын гамәлгә ашыру  2016 елның  27 декабренә планлаштырылган.

 

Рейслар турында белешмәләрне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru) алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International