Беренче участок – 3-9 ноябрьдә 9а номерлы бина тирәсендә транспорт чараларының Универсиада проспектыннан алып хәрәкәт юнәлешендәге юл өлеше. Икенче участок – 10-20 ноябрьдә транспорт чараларының Универсиада проспектына таба хәрәкәт юнәлешендә, борылу полосасы тирәсендәге юл өлеше.
Шушы вакыт аралыгында биредә су үткәрү, хуҗалык-көнкүреш челтәрләре һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелеше буенча эшләр башкарылачак.