Үткән тәүлектә республикада 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 24 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 268 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Октябрьнең 19 көне эчендә республикада 287 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 21 кеше һәлак булган һәм 313 кеше төрле тән җәрәхәте алган.