ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

15 октябрьдән 6383 һәм 6453 нче номерлы Казан – Йошкар-Ола – Табашино шәһәр яны поездлары һәм 16 октябрьдән 6452 һәм 6382 нче номерлы Табашино – Йошкар-Ола – Казан шәһәр яны поездлары җәдвәлдән чыгарыла.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 210 очрагы теркәлгән.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Күпер Чистай районында Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының 15 чакрымында урнашкан.

12 км озынлыктагы юл Спас районындагы Кузнечиха һәм Әлки районындагы Катюшино, Югары Колчурино авылларын берләштерде.


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Проектта пассажирлар агымына карап Росавиация мәгълүматлары нигезендә бөтен ил буенча билгеләнгән 45 аэропорт катнаша, шул исәптән «Казан» халыкара аэропорты да.

Бүген «Россиянең бөек исемнәре» (ВеликиеИмена.рф) проекты старт алды. Әлеге проект кысаларында Россиянең башка 45 аэропорты арасында «Бигеш» халыкара аэропортына да күренекле ватандаш исеме биреләчәк.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 167 очрагы теркәлгән.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районында 10-31 октябрьдә Әлмәт-Лениногорск автоюлының 16 нчы чакрымыннан 21 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Әтнә районында Каменка-Дөбъяз-Олы Әтнә автомобиль юлының 2 чакрымы ремонтланган. 

Сентябрьдә Горький тимер юлының Казан төбәгендә 463 мең тонна йөк ташылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,6% ка күбрәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International