Кече Талкыш авылы янында бер ел алдан Талкыш елгасы аша күпер төзекләндерелде. Күпер Чистай районында Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының 15 чакрымында урнашкан.
Генераль проект төзүче - "Спецпроект" ҖЧҖ, генераль подрядчы - "Мостовик" ҖЧҖ.
Ремонт июль аенда башланды. Аның озынлыгы 28,5 м. "Мостовик" ҖЧҖнең баш инженеры Владимир Пермяков сөйләгәнчә, эшләрне башкарганда заманча инновацион материаллар кулланылган. Аерым алганда, В30 F300 W12 маркалы бетон катнашмалары, шулай ук бер компонентлы "Рабберфлекс-55" полиуретан мастикасы һәм коеп ясалган асфальт-бетон.
Владимир Пермяков күпернең машиналар йөри торган өлешендә конструктив элементларда югары маркалы бетон катнашмаларын куллану «Мостовик» ҖЧҖнә гарантияле рәвештә күпер катламының иң йомшак участокларында нык характеристикаларга ирешүгә китерүен ассызыклады. "Рабберфлекс-55» гидроизоляциясе тискәре температураларда эластиклыкка, каплана торган материалларга югары адгезиягә ия. Коеп ясалган асфальт-бетон куллану, корылманың эксплуатация вакытын озайтып, күпер катламының өстәмә гидроизоляциясен тәэмин итә.