Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 167 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4237 кеше килгән, 4456 пассажир киткән.

11 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка та күчә, урыны белән тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитә. Температура: +4 - +9 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International