Әлмәт муниципаль районында 10-31 октябрьдә Әлмәт-Лениногорск автоюлының 16 нчы чакрымыннан 21 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Лениногорск-Карабаш автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.