Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 210 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3913 кеше килгән, 3618 пассажир киткән.
15 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +5 - +10 градус.