ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2018 юлы» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Бүген М-7 «Волга» автомобиль юлының Казаннан алып Чаллыга кадәр өч участогы реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылды.

Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында урамның 700 м озынлыктагы участогы ремонтланган. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 120 очрагы теркәлгән.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген “М-14” һәм “Урман шәһәрчеге” микрорайоннарында яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды – капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып, Бертуган Батталовлар урамы ачылды. 

Алексеевск районының Биләр-Изге чишмә автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күпер ремонттан соң файдалануга кертелде.  

Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында автомобиль йөртүчеләр тарафыннан Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 197 очрагы теркәлгән.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе 29 октябрьдә Казаннан Кыргыз Республикасының Ош шәһәренә очышлар башлый – бу кышкы сезон кысаларында яңа рейс.

16 октябрьдән 6481 нче номерлы Бирюли-Волжск шәһәр яны поездының маршруты Краснозаринск станциясенә кадәр кыскара. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International