Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 21 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5129 кеше килгән, 5627 пассажир киткән.
16 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 21-26 градус.