Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 163 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 50 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 120 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5305 кеше килгән, 5306 пассажир киткән.

18 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда көндез урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшен. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр. Температура: 24-29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International