Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 37 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6298 кеше килгән, 6120 пассажир киткән.

15 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, урыны белән яшен, томан. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен, боз. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 17-22 градус, республиканың көнбатышында 25 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International