Татарстанда Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлын реконструкцияләү бара

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

          Татарстанның Алексеевск муниципаль районында юл эшләре программасы кысаларында 10 чакрымнан алып 13 чакрымга кадәр участокта Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлын реконструкцияләү бара.

          Юлда хәрәкәт интенсивлыгы артты, чөнки ул Казанны Самара һәм Ульяновск, шулай ук борынгы Болгар шәһәре белән тоташтыра. Юл III техник категория нормативы буенча һәр юнәлештә 3,5 м киңлектәге 2 хәрәкәт полосасы белән проектланды.

          Эшләрне проектлаштыручы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.

          Реконструкция барышында полимер-битум бәйләгечтә югары чыдамлыкка ия вак таш-мастикадан ЩМА-20 асфальт-бетоны җәеләчәк. Биредә 1836 погонлы метр корыч коймалар, 9 яңа юл билгесе урнаштырылачак, 4 тимер-бетон торбаны монтажлаячаклар, юл тамгасын салкын пластик белән төшерәчәкләр.

          «Алексеевскдорстрой» ААҖнең участок начальнигы Дмитрий Баков сөйләвенчә, юл яраксыз хәлдә булган. 12 нче чакрымда аварияләрне киметү өчен, җир катламын 12 м га күтәрү планлаштырыла. Агымдагы елда 1 км юл төзекләндереләчәк.

          Хәзерге вакытта булган асфальт-бетон катламын фрезерлау башкарылган, озынлыгы 46 метр булган тимер-бетон торба төзелгән, җир эшләре алып барыла.

          Реконструкцияне тәмамлау вакыты - 2021 елда. Хәзер 2,87 км озынлыкта вакытлы әйләнеч юл төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International