27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә МАКС-2019 халыкара авиация-космик салоны узачак. Әлеге вакыйга кысаларында 28 августта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Жуковскига бер көнгә туры рейс ача.
Казаннан Рейс 08:00 сәгатьтә оча – Жуковский аэропортына 9:15 сәгатьтә утыра. Жуковскийдан кире очып китү 17:00 – Казан аэропортына 18:10 сәгатьтә килә. Рейс Канаданың 50 урынлы Bombardier CRJ-200 һава судноларында башкарылачак.
Авиабилетлар сатуда. Рейс турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.
Салонга килүчеләр авиатехниканың табигый үрнәкләрен, Россиянең һәм башка илләрнең танылган Һава-космик көчләре пилот төркемнәре башкаруында баш әйләнгеч пируэтларны һәм очучы-сынаучыларның күрсәтмә чыгышларын күрә алачаклар.