Татарстанның Алексеевск муниципаль районында реконструкциядән соң Ялкино торак пункты янындагы Актай елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды. Күпер Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлының 26 чакрымында урнашкан.
Күпер өч пролетлы. Реконструкцияләнгән күпернең озынлыгы 83.2 м, күпернең киңлеге 12.3 м тәшкил итә. Шулай ук күпернең бер ягыннан 0,75 м киңлектәге тротуар төзелде.
Күперне реконструкцияләү агымдагы елда башланды. Төзү-монтаж эшләре 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы чаралары хисабына башкарылды.
Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, проектлаштыручы - «МостПроектСтрой» ҖЧҖ һәм подрядчы - «Мостовик» ҖЧҖ.
«Мостовик» ҖЧҖ директоры урынбасары Ринат Салихов сүзләренә караганда, күпер кичүен реконструкцияләгәндә яңа материаллар һәм технологияләр кулланылган. Аерым алганда, юл киеме конструкциясендә «Рабберфлекс-55» гидроизоляциясе кулланылган. Ул конструкциянең ышанычлы уртак эшен, икътисади нәтиҗәлелекне һәм озак сроклы булуын тәэмин итә. Ә фибраны бетонга кертү су үткәрүчәнлекне арттыра, бетонның салкынга чыдамлыгын һәм бөгелүгә ныклыгын арттыра.
Күпердәге ремонт барышында 106 метрдан артык рәшәткәле коймалар һәм 300 метр металлдан барьер коймалар урнаштырылды. Күперне норматив эксплуатацияләү 70 ел тәшкил итәчәк.
Күпер 1969 елда төзелгән һәм реконструкцияләүгә кадәр авария хәлендә булган. Әйтик, тимер-бетон күпернең икенче пролетында биш балканың дүртесендә бөтен биеклегенә 3-5 см ачылган вертикаль ярыклар булган. Күпер буенча автотранспорт хәрәкәте ябылган һәм урап узу маршруты оештырылган. 2019 елда Татарстанның төбәк юлларында юл эшләре программасы хисабына барлыгы 2 юлүткәргечне һәм 1 күперне төзү һәм реконструкцияләү, 6 күпер һәм 1 юлүткәргечне ремонтлау планлаштырыла.