Түбән Кама муниципаль районында 15 августтан 31 ноябрьгә кадәр Зәй-Сухарево автомобиль юлының 23 км дан 28,6 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда участокны реконструкцияләү планлаштырылган.
Урап узу өчен автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Зәй-Сухарево»-Болгар автомобиль юлы тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.