Форум кысаларында «Казан» аэропорты делегациясе Германия, Польша, Согуд Гарәбстаны, Бәһрәйн, Иран, Венгрия, Сербия, Эстония, Төркия, Россия һәм башка илләрдән иң эре авиакомпанияләр, аэропортлар һәм дөньякүләм танылган туристик операторлар вәкилләре белән очраша.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5046 кеше килгән, 4201 пассажир киткән.
Татарстанның Түбән Кама районында Предкомбинат станциясе янында «Южная» автомобиль юлында тимер юл аша ике юлүткәргече төзү дәвам итә.
Рихард Зорге урамы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булган «Җиңү урамнары» проектына керде.
Республика юлларында 456 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 313.
17 нче февральдә 21:00 сәгатьтән 18 нче февральдә 06:00 сәгатькә кадәр кар, юеш кар, урыны белән яңгыр, 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күз күреме начараю белән буран, иртән һәм көндез урыны белән томан көтелә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, узган атнада төзелеш график буенча алып барылды, кайбер пунктлар буенча – алданрак.
ТАССРның 100 еллыгы елында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе туристик маршрутларны үстерүне дәвам итә. Бүген рәсми рәвештә тагын бер юнәлеш - Казан-Кукмара ачылды.
29 марттан башлап Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Санкт-Петербургка дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очарга мөмкин булачак.
Татарстанның Әгерҗе районында 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча «Әгерҗе-Красный Бор»-Исәнбай-Иске Эсләк-Черново юлын ремонтлау дәвам итәчәк.