Татарстанда 17-18 февральдә күз күреме начараю белән буран көтелә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 17-18 февральдә Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. 17 нче февральдә 21:00 сәгатьтән 18 нче февральдә 06:00 сәгатькә кадәр көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 25 метрга кадәр, Казанда - 22 метрга кадәр булачак. Кар, юеш кар, урыны белән яңгыр, 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күз күреме начараю белән буран, иртән һәм көндез урыны белән томан көтелә. Юлларда бозлавык.

Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлларга чыгудан тыелырга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International