29 марттан башлап Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Санкт-Петербургка дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очарга мөмкин булачак. Пулково аэропортыннан очыш 08:35 сәгатьтә, Бигештән 11:20 сәгатьтә.
Очышлар өчен 189 кеше сыйдырышлы уңайлы заманча Boeing 737-800 лайнерлары кулланыла.
Рейслар, тарифлар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүматны «Җиңү» лоукостеры сайтында www.pobeda.aero ачыклагыз. Билетларны авиакомпания һәм аэропортның рәсми сайтларында https://www.pobeda.aero/, http://nbc.aero/passengers/tickets/ алырга мөмкин.