Татарстанның Әгерҗе районында 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча «Әгерҗе-Красный Бор»-Исәнбай-Иске Эсләк-Черново юлын ремонтлау дәвам итәчәк.
Бу төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлы терәк челтәр булып тора һәм Татарстанны Удмуртия Республикасы белән бәйли. Ул 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән һәм транспорт йөри торган өлеше 7 метр киңлектә проектланды. Ремонт барышында асфальт-бетон катламының яңа катламы җәеләчәк, юл кырыйлары ныгытылачак. Ремонт планына юл гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып керде.
Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,1 км тәшкил итә. 2019 елда шулай ук илкүләм проект кысаларында 2,47 км озынлыктагы әлеге юл участогы ремонтланды.
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча агымдагы елда төбәк әһәмиятендәге Әлмәт-Азнакай, Алексеевск-Югары Колок, «Рус Акташы-Кузайкино»-Дербедень-«Казан-Оренбург», Түбән Мактама-Иске Суркино, Потапово-Тумбарла-Татар Кандызы, «Казан-Оренбург»-Чистай һәм башкалар – барлыгы 65,7 км озынлыктагы 31 объект ремонтланачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 715 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, илкүләм проект программасына Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре составында гомуми озынлыгы 100 км дан артык булган төбәк челтәренең тагын 30 объекты керде. Аерым алганда, болар - Сокуры-Кирби-Травкино, Казан-Шәмәрдән, Песәй-Кырынды, Җәлил-Сарман, Яр Чаллы-Сарман һ. б. юл участоклары.
Норматив хәлгә туры килә торган юллар өлешен арттыру «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының өстенлекле бурычы булып тора. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проектның берсе.