Агымдагы елда Татарстанның Түбән Кама районының "Южная" автомобиль юлында ике юлүткәргеч төзеләчәк

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның Түбән Кама районында Предкомбинат станциясе янында «Южная» автомобиль юлында тимер юл аша ике юлүткәргече төзү дәвам итә.

Юлүткәргечләрне төзү 2019 елдан «Транспорт системасын үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының  «Региональ, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерүгә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы һәм «Иннокам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе буенча алып барыла. Төп максат - автомобиль транспортының тоткарлыксыз һәм имин йөрүен тәэмин итү.

Төзелешне финанслау федераль бюджет акчалары исәбеннән Татарстан белән Федераль юл агентлыгы арасында төзелгән башка бюджетара трансферт бирү турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Ике объект та тәртипкә салынган хәрәкәт белән магистраль юл нормативы буенча проектланган. Беренче юлүткәргечнең озынлыгы, 2 хәрәкәт полосасы белән, 108,582 м тәшкил итәчәк һәм гомуми озынлыгы - 1,093 км. Икенче юлүткәргечнең озынлыгы, 2 хәрәкәт полосасы белән, 108,582 м тәшкил итәчәк һәм гомуми озынлыгы - 1,060 км.

Объектларда эшләр расланган график буенча бара. Аерым алганда, территорияләр төзелешкә әзерләнгән, эш зонасыннан чыгарып коммуникацияләрне үзгәртеп кору, юлүткәргечләрнең терәкләрен урнаштыру, пролет корылмаларының төп матчаларын монтажлау эшләре башкарылган. 2 нче номерлы юлүткәргечкә килү юлы оештырылган.  

Юлүткәргечләр төзелешен 2020 елда тәмамлау планлаштырыла.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, юлүткәргечләр төзү нәтиҗәсендә бер дәрәҗәдәге тимер юл кичүләре һәм авария хәлендәге участоклар бетереләчәк. Шулай ук яңа объектлар Түбән Каманы транзит транспорты белән урап чыгуны һәм шәһәрнең нефть химиясе предприятиеләре продукциясен тимер юл кичүләрендә тоткарлыксыз чыгаруны тәэмин итәчәк.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының төп бурычы - автомобиль юлларының сыйфатын арттырганда аварияләрне максималь киметүгә ирешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International