ТАССРның 100 еллыгы елында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе туристик маршрутларны үстерүне дәвам итә. Бүген рәсми рәвештә тагын бер юнәлеш - Казан-Кукмара ачылды.
Көн саен Казаннан Кукмара ягына тугыз электричка йөри: 6924 нче Казан-Кизнер, 6420 нче Казан-Кукмара, 6422 нче Казан-Сосновка, 6424 нче Казан-Сосновка, 6440 нчы Казан-Сосновка, 6926 нчы Казан-Кизнер, 6428 нче Казан-Нократ Аланы, 6438 нче Казан-Кизнер һәм 6410 нчы Казан-Сосновка. Уңайлы булсын өчен Бертуган Комаровлар тукталыш платформасына чыгу яхшырак.
Казан ягына көн саен 8 шәһәр яны поезды йөри: 6421 нче Сосновка-Казан, 6423 нче Кизнер-Казан, 6923 нче Кизнер-Казан, 6425 нче Кукмара-Казан, 6427 нче Сосновка-Казан, 6429 нчы Сосновка-Казан, 6431 нче Сосновка-Казан һәм 6925 нче Кизнер-Казан.
Электричка бәясе бер якка 218 сум тәшкил итә. Балаларга, студентларга, федераль льготникларга ташламалар бирелә. Кукмарада киез итек-киез комбинаты, металл савыт-саба заводы, тегү фабрикасы, фирма кибетләре, туган якны өйрәнү музее, Петропавловск чиркәвендә булып һәм төшке аш белән туристик маршрут 700 сум тора.
Кукмарага бару һәм аның истәлекле урыннарын күрү теләге туды икән, 89376250498 һәм (843) 202-31-39 телефоннары буенча «Содружество» шәһәр яны компаниясенә шалтыратырга һәм экскурсияләргә заказ бирергә кирәк.
«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин сүзләренә караганда, туристик юнәлешләр үсеше - компания эшчәнлегенең өстенлекләреннән берсе. Әйтик, 2018 елның декабреннән бирле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягына - Арча районының Кырлай авылына мультимодаль туристик маршрут эшли. Ә 2019 елның 1 августыннан Зөя тимер юл станциясеннән Зөя утрау-шәһәрчегенә туристик маршрут эшли башлады. Теләүчеләр шәһәр яны поездында тыюлыкка килә алалар, алга таба автобуска күчеп утыралар (автобус маршрутының җәдвәле шәһәр яны поездлары җәдвәле белән синхронизацияләнә). Автобус көн саен йөри. Зөя станциясеннән утрау-шәһәрчеккә кадәр китү вакыты: 8.50, 12.05, 14.05, 15.40, 16.40. Кире юнәлештә: 9.20, 13.30, 15.10, 16.10, 17.10.
Шәһәр яны кассаларында бердәм билет сатып алырга мөмкин (автобус + 6 Зөя утравы музее). Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле маршрут буенча 7000нән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе РФ 9 субъекты - Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Чувашия Республикасы, Свердловск өлкәсе, Пермь крае һәм Киров өлкәсе территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыра. Көн саен компания полигонында 142 шәһәр яны поезды йөри, 24 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелә.
2015 елның 1 февраленнән «Содружество» компаниясе «Казан – Аэропорт» маршрутына хезмәт күрсәтә. Көн саен әлеге юнәлештә 9 пар поезд йөри, аларның хәрәкәт тәртибе «Казан» халыкара аэропорты очышлары җәдвәлен исәпкә алып эшләнгән.