Бүген Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында «Федераль юлларны үстерү концепциясендә региональ юл артерияләре» сессиясендә булды.
Министр Татарстанның юл-транспорт челтәре турында доклад белән чыгыш ясады. Моннан тыш, Фәрит Хәнифов BIM-технологияләрне куллану мөмкинлекләре һәм юлларны төзегәндә кулланыла торган техниканың импортны алыштыру һәм аны комплектлаучылар турында сөйләде. Спикер шулай ук Министрлык алдында 2024 елга Татарстан Республикасы юлларының терәк челтәрен норматив хәлгә 85 % җиткерү бурычы торуын билгеләп үтте.