Мобилизация чараларында каралган йөкләмәләрне үтәү максатында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 25 берәмлек йөк техникасы бүлеп бирә.
Хәзерге вакытта Казан югары танк училищесына 23 автомашина килде, көн ахырына кадәр тагын 2 автомобиль киләчәк.