ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2023 ел
сишәмбе

14 марттан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен түбәндәге шәһәрара поездларның йөрү тәртибе үзгәрәчәк.

6 март көнне "Казан" халыкара аэропорты территориясендә 23:35 сәгатьтә "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясенең һава судносы рулеж юлыннан читкә китте. 

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 407 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 240 берәмлек техника  хезмәт күрсәткән. 


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Пассажирларга җайлы булсын өчен 14 марттан алып 6755/6756 номерлы шәһәрара поезды Ижевск - Түбән Кама һәм 6757/6758 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды Ижбубый һәм Мөкшур станцияләрендә, шулай ук 10 һәм 20 чакрым тукталыш пунктларында туктаячак.

Red Wings авиакомпаниясе Казахстан Республикасы башкаласына Татарстаннан авиарейслар санын арттыра. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан очышлар хәзер атнага 2 тапкыр Sukhoi SuperJet (SSJ 100) очкыч канатында узачак.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында булды. Айрат Садыйков Үзбәкстан Республикасы транспорт министры урынбасары Жасурбек Чориев һәм Үзбәкстан Кашкадарьина өлкәсе хокимы Зойир Мирзаев белән очрашуларда катнашты. 

Хәзер Татарстанның юлларында 414 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 248 берәмлек техника  хезмәт күрсәткән. Узган тәүлектә 4020 тонна ком-тоз катнашмасы, 68 тонна тоз, 90 тонна тоз эремәсе тотылды.

 


3
март, 2023 ел
җомга

2023 елның 6 мартыннан 10 маена кадәр Яңа Чишмә муниципаль районында «Ширәмәт - Кармалы» автомобиль юлының км 12,5 - км 12,9 һәм  км 15,3 - км 18,5 аралыгында авыр йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Таҗикстан Республикасында булды. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында ул Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзод белән очрашты. Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.  

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 390 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 234 берәмлек хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 3348 тонна ком-тоз катнашмасы, 137 тонна тоз, 32 тонна тоз эремәсе тотылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International