«Аэрофлот» авиакомпаниясе җәй айларында Казанга очу ешлыгын арттыра

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

«Аэрофлот» җәйге айларда Татарстан башкаласына очу ешлыгын арттыра. 1 июньнән башлап тәүлегенә Казаннан Мәскәүгә тугыз рейс, ә Санкт-Петербургка өч рейс үтәләчәк. Татарстан халкына һәм кунакларына җәйге ялларның һәм мәктәп каникуллары вакытында уңайлыклар тудыру максатыннан авиакомпания рейслар ешлыгын арттыра.

Казан белән Мәскәү арасындагы очулар атнасына 42 дән 63 кә  кадәр үсәчәк: тәүлегенә сигез рейска кадәр авиарейслар «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан башкарылачак. Казан - Санкт-Петербург юнәлешендә "Россия" авиакомпаниясе тәүлегенә бер рейстан өч рейска кадәр арттырачак.

Моннан тыш, «Аэрофлот» җәйге сезонда Татарстан халкына Казаннан популяр ял итү урыннарына турыдан-туры рейслар тәкъдим итә: Сочи (тәүлек саен, ә июльдән сентябрь башына кадәр көндәлек ике рейс), Минераль Сулар (атнага өч рейска кадәр) һәм Антальяга (тәүлек саен).

Авиабилетларны бронь белән https://sales.kazan.aero  аэропортының рәсми сайтында һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International