Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2023 елда 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән (шул исәптән РФ бюджетыннан - 4 388,8 млн сум, ТР бюджетыннан - 6 497,3 млн сум) һәм 133 объектта төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла. Узган елларда, 2022 елны да кертеп, илкүләм проект буенча 1 129,8 км юл ремонтланды. Уртача алганда агломерацияләр буенча тиешле нормативка туры килә торган юллар өлеше 80,4%тан 83,2%ка кадәр арттырылган, 2023 елга план 83,99%. Норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмияттәге юлларның өлеше 46,3%тан 50,3%ка кадәр артты. 2023 елга план - 51,05%.
Агымдагы елда Казан агломерациясендә 37,1 км юл ремонтланачак, шул исәптән 9,75 км - Казан урамнары һәм 27,4 км - региональ юллар. Бу норматив торышның 84,7 % тәэмин итә. Яр Чаллы агломерациясендә 22,8 км юл ремонтланачак, шуларның 4,3 км - шәһәр урамнары, 18,5 км - региональ юллар. Бу норматив торышның 84,3 % тәэмин итә. Түбән Кама агломерациясендә - 2,2 км юлны капиталь ремонтланачак, бу норматив торышның 78,3 % тәшкил итә.