Республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары гамәлгә ашырыла

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Юл эшләре планын гамәлгә ашыру кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән чаралар оештырылды. «Республиканың 8 районында автомобиль юлларының 10 участогында 100 млн сумлык тротуарлар төзү планлаштырыла», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов.

Моннан тыш, юл эшләре программасы буенча торак пунктлар аша узучы региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында гомуми файдаланудагы 67,5 км озынлыктагы 54 участокта ясалма яктырту ясау планнары формалаштырылды. Шулай ук, 10,5 км озынлыктагы тимер киртә кую буенча Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының аерым полосасында 10,5 км озынлыктагы металл киртә кую буенча да эш хәл ителә. Шул исәптән, икенче дәрәҗәдәге юллар янәшәсендәге торак пункт урамнарында, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм мәгариф оешмаларына таба юлларда 19 район территориясендә 85 ясалма киртәләр урнаштыру планлаштырыла. 

 Шулай ук мәгариф оешмалары янындагы урам-юл челтәрендә куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән "Йорт - мәктәп - йорт" балалар хәрәкәте маршрутларында һәм мәктәп автобуслары маршрутларында төзекләндерү булачак. Әлеге акчалар исәбеннән җәяүлеләр өчен юл кичү урыннарын (63 данә), юл билгеләрен (2500 данә), ясалма тигезсезлекләр (300 данә), тротуарлар (4500 п.м.), светофор объектларын (17 данә) урнаштыру һәм башкалар планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International