Милли музей һәм «Казан» аэропорты Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан фотокүргәзмә ачты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропорты аэровокзал комплексында бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗатына багышланган "Мин биеклеккә омтылам..." фотокүргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәнең халык шагыйре исемен йөрткән аэропортта ачылуы аеруча әһәмиятле. Күргәзмәләрдә Габдулла Тукай үзе дә, аның дуслары да - XX гасыр башы татар мәдәнияте вәкилләре дә бар. Язучы һәм публицист Гаяз Исхакый, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Гафур Коләхмәтов, татар театрына нигез салучыларның берсе - драматург Галиәсгар Камал, актер һәм режиссер Габдулла Кариев, актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм башкалар.

 «Быел Татарстан Республикасы Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үтә. Һәм шуңа бәйле рәвештә «Казан» халыкара аэропорты безнең илнең төрле почмакларыннан да, чит илләрдән дә килгән туристларга, шагыйрьнең мирасы һәм әдәби даирәсе турында сөйләүне үзенең бурычы дип саный. Әлеге уникаль проект Татарстан Республикасының Милли музее белән дуслык партнерлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылды, - дип билгеләп үтте Габдулла Тукай исемендәге “Казан” аэропорты матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.  

Экспозиция белән 1А терминалында (халыкара рейсларның очыш зонасы янәшәсендә) 24 апрельдән 3 майга кадәр танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International