2023 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы "Милли өстенлекләр" АНО белән берлектә 2024 елда төзекләндерү өчен планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча тавыш бирүне үткәрә.
Онлайн-тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыктан сораштыру» сервисы аша, https://gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уза.https://gorodsreda.tatar.ru/ Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.