Татарстанның төбәк юлларында 406 берәмлек кар чистарту техникасы эшли Төнлә юлларда 230 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Узган тәүлектә 2539 тонна ком-тоз катнашмасы, 55 тонна тоз, 8 тонна тоз эремәсе тотылган.
3 марттан Йошкар-Ола һәм Казан арасында төбәкара шәһәрара поездлар ел әйләнәсендә хәрәкәт яңартыла. Элегрәк поездлар Казан - Йошкар-Ола - Казан сезонлы һәм ел саен апрельдән октябрьгә кадәр йөри иде. Әлеге маршрутка ихтыяҗ булганлыктан, поездларның хәрәкәтен ел әйләнәсендә ясарга карар кылынды.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен 2023 елның 1 мартыннан «Содружество» АҖ һәм «ВВППК» АҖ, Казан белән Түбән Новгород арасында йөрүче тизлекле электр поездларына урынлы билетлар сату технологиясен гамәлгә ашыра.
Бүген Министрлыкта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә «Эре габаритлы һәм (яисә) авыр йөк ташуга махсус рөхсәтләр бирү» электрон мәгълүмат-аналитика системасында эшләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре һәм муниципаль берәмлекләрдән «Рөхсәтләр бирү» системасында эшләгән өчен җаваплы затлар катнашты. Шулай ук видеоконференцэлемтә рәвешендә «Росдормониторинг» ФКУ директорының беренче урынбасары Василий Шубенков һәм «Росдормониторинг» ФКУ директоры урынбасары Станислав Головач катнашты.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 397 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 218 берәмлек техника хезмәт күрсәткән.
Бәйрәм көннәрендә, 22 февральдән 26 февральгә кадәр, "РЖД" холдингының ерак араларга йөри торган поездларыннан 1,6 млн пассажир файдаланды. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,7 тапкырга артык һәм 36% кадәр арткан, соңгы тапкыр бу күрсәткеч 2019 елда теркәлгән.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 400 берәмлектән артык кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 252 берәмлек техника хезмәт күрсәткән.
26 февраль Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгында «Свияжская Масленица» фестивале узачак. Кунакларны бәйрәм урынына китерү өчен мультимодаль маршрут оештырылды: электричка һәм автобус.
Бүген Ульяновскида Идел-Кама төбәге хезмәт коллективын 2022 елда Куйбышев тимер юлы җитештерү ярышында беренче урын яулау уңаеннан бүләкләү тантанасы узды. Чарада Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Евгений Лазарев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Куйбышев магистрале башлыгы Вячеслав Дмитриев катнашты.
25 февральдә, бер көнгә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак популяр җырчы концерты булу сәбәпле өстәмә поездлар билгеләнә