Казан һәм Түбән Новгород арасында тизләтелгән поездлар чирек миллионнан артык пассажирны ташыган

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Казан Түбән Новгород Казан элемтәсе белән тизләтелгән поездларны эшләтеп җибәргәннән бирле ике йөз алтмыш меңнән артык кеше ташыган. Уртача тәүлеклек пассажирлар агымы бер ел эчендә дүрт тапкыр арткан.

Исегезгә төшерәбез, Казан – Түбән Новгород – Казан поездларының беренче пары 2022 елның 4 августында тантаналы рәвештә эшли башлады. Өч айдан соң, әлеге маршрутның ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, ике субъект башкалалары арасында өстәмә пар поезд билгеләнә.

Маршрутта заманча хәрәкәт итүче состав йөри, ул һаваны зарарсызландыру белән климат-контроль системасы, бәдрәф бүлмәләре, видеокүзәтү һәм телевизорлар белән җиһазландырылган, шулай ук манежлы балалар почмагы бар. Вагоннар мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен яраклаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International