Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә «Такси» XI Халыкара Евразия форумы ачылды. Чарада ЕАЭС киңлегеннән хакимият, бизнес вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар катнаша. Форум мәйданчыгында илнең 65 төбәгеннән һәм дус илләрдән барлыгы 1000нән артык катнашучы көтелә. Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнаша.
17 эшлекле чара тармакны законнар белән җайга салуга, автопаркларны яңартуга һәм хезмәт күрсәтүгә, такси йөртүне үстерүнең халыкара практикаларына, такси, куркынычсызлык өлкәсен финанслауга һәм технологик тәэмин итүгә, иминиятләштерү мәсьәләләренә, электр транспорты өчен инфраструктура булдыруга һәм шәһәр мобильлеген үстерүгә, такси эшчәнлегенең социаль аспектларына һ.б. багышланган. Cубъектларның закон көченә керүгә әзерлегенә багышланган ябык киңәшмә үткәреләчәк.
Форумда шулай ук күргәзмә экспозициясе эшли, анда автопромның яңалыклары тәкъдим ителгән. Экспонентлар IT, финанс секторы, җиһазлар һәм ягулык, шәһәр транспорт инфраструктурасы өлкәсендә яңа карарлар күрсәтәчәк.
МЕФТ эшенең нәтиҗәсе тармакны көйләү механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән җәмәгать резолюциясе булачак. Резолюция РФ Федераль Союз Дәүләт Думасына, РФ Транспорт министрлыгына һәм башка профильле ведомстволарга җибәреләчәк.
Белешмә: МЕФТ – такси базарын үстерү һәм шәһәр мобильлеге мәсьәләләренә багышланган төп вакыйга. Ике көнлек эшлекле программа пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, стратегик, панель һәм эш сессияләрен үз эченә ала. Форумны оештыручы булып МЕФТ АНОның такси һәм шәһәр мобильлеген үстерү иҗтимагый институты тора. Чара Мәскәү Хөкүмәте, РФ Транспорт министрлыгы, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм башка профильле хакимият органнары ярдәме белән узачак.
Фотолар: wtcmoscow.ru