Министрлыкта җәмәгать транспортында кондиционерлар урнаштыру мәсьәләсе буенча берничә мөрәҗәгать каралды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казан шәһәренең җәмәгать транспортында кондиционер системасын урнаштыру мәсьәләсе буенча гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре каралды.

Чара барышында экспертлар советы фикерләре тыңланды. Билгеләп үтик, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, шулай ук ташуны гамәлгә ашырганда уңайлы шартлар тудыру ТР Транспорт министрлыгының беренче чираттагы бурычы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, аны гамәлгә ашыруның төп этабы - Татарстан башкаласында автобус паркын яңарту.

Бүгенге көндә министрлык Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты белән берлектә «Лизингка тапшыру өчен җир өсте җәмәгать пассажир транспортының хәрәкәт итүче составын сатып алу» федераль инвестиция проекты кысаларында кондиционер системасы урнаштырылган яңа 263 зур класстагы автобус сатып алуны планлаштыра. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә муниципаль берәмлекләрдә транспорт хезмәте күрсәтү һәм оештыру җирле үзидарә органнары карамагында.

«Вконтакте» социаль челтәрендә без җәмәгать транспорты кондиционерлары турында сораштыру башладык. Муниципаль хакимият органнары вәкилләрен, шулай ук республика гражданнарын катнашырга чакырабыз. Сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://vk.com/mindortransrt?w=wall-192593341_2526 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International