2023 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 2022 елның 29 декабрендәге 580-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Җиңел такси ташучылар, җиңел такси хуҗалары, җиңел таксига заказ бирү хезмәтләре өчен дәүләт хезмәтләре Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша башкарыла.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында һәм аның белән бәйле мәгълүмати ресурсларда техник хаталар бар һәм аларны бетерү буенча эшләр алып барыла, шуның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирү мөмкин түгел.
Техник эшләр тәмамлангач, рөхсәт бирү яңадан башланачак.
Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруга рөхсәт алу өчен башта автомобиль турында мәгълүматны җиңел таксиларның төбәк реестрына кертергә кирәк.
Җиңел таксилар реестрына ТЧ кертү турында хәбәр итүне сылтама буенча бирергә мөмкин:
https://www.gosuslugi.ru/623462/1/form;
Транспортка рөхсәт алу өчен гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин:
https://www.gosuslugi.ru/623602/1/form;
Заказ хезмәте хокукларын алу өчен гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин:
https://www.gosuslugi.ru/623603/1/form.