Горький тимер юлы Идел буе төбәкләренә якынлашып килүче «Ольга» циклоны белән бәйле рәвештә көчәйтелгән режимда эшли.
«Карны җыештыру һәм чыгару өчен көн саен 109 берәмлек махсуслаштырылган техниканы җәлеп итәбез, ул 2023/2024 елларның кышкы чорында 8 меңнән артык рейс башкарган һәм барлыгы 40 мең км юлны чистарткан. Өстәмә хезмәткәрләр җәлеп ителгән. Кышкы сезон башланганнан бирле 2,8 млн кубометр карны алып чыгып киткәннәр. Поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда эшләвебезне дәвам итәбез», – дип ассызыклады Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы начальнигы Сергей Дорофеевский.
Шулай ук пассажир платформаларын, җәяүлеләр күперләрен һәм тоннельләрен кардан һәм боздан чистартуны контрольдә тоту көчәйтелгән. Дәүләт тимер юллары хезмәткәрләре подряд оешмалары белән берлектә көн саен вокзаллар һәм станцияләр территориясен боздан чистарталар, платформаларга ком һәм реагентлар сибәләр. Платформаларның санитар торышын контрольдә тоту оештырылган.
Кышкы чорда эшләгәндә пассажирлар комплексына аерым игътибар бирелә. Пассажирларны йөртүнең уңайлы шартларын тәэмин итү өчен шәһәр яны хәрәкәтләнүче составына да, ерак юлга баручы поездлар вагонына да комплекслы техник хезмәт күрсәтү уза.
Вокзалларда һәм станцияләрдә яктырту аппаратурасы, компрессор җайланмалары, уклы күчерүләрнең пневмообдув җайланмалары һәм элемтә системалары ревизиясе үткәрелә. Шулай ук барлык хезмәт-техник биналар һәм корылмалар, җылылык белән тәэмин итү объектлары тикшерелә.
Исегезгә төшерәбез, карны җыю һәм чыгару өчен Горький магистрале башлыгы рәислегендә оператив штаб эшләвен дәвам итә.