Универсиада-2013 ачылган көнне «Казан» аэропорты 123 рейска хезмәт күрсәтте

2013 елның 9 июле, сишәмбе

      Үткән атнада XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланыр алдыннан «Казан» халыкара аэропортына 29517 пассажир килде, аларның өчтән бер өлеше – спорт форумында катнашучылар һәм кунаклар.

      Татарстан башкаласына спортсменнарның күп өлеше «Аэрофлот», «S7», «Трансаэро», «ЮТэйр», «Татарстан» авиакомпанияләренең регуляр Мәскәү рейслары белән килде, шулай ук «Turkish Airlines» и «Flydubai» авиакомпанияләренең регуляр халыкара рейслары белән. Шулай ук Казанга Универсиада катнашучыларын китерүне «Lufthansa», “Polish Airlines”, “Koreanair”, “Air Onix”, “Finnair”, “Crech Air Force”, “Fly Georgia” авиакомпанияләре һәм «Туркменистан» авиапредприятиесе чартер рейслары белән башкарды.

       6 нчы июльдә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 ачылган көнне, «Казан» халыкара аэропорты 123 рейска хезмәт күрсәтте (73 – килүче, 50 – китүче). Бу очып китү-төшеп утыру операцияләреннән ике тапкырга диярлек артыграк һәм пассажирлар агымы 1,8 тапкырга интенсив. Шул исәптән VIP-шәхесләр белән 37 чартер рейсына хезмәт күрсәтелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International