Универсиада вакытында Түбән Камада трамвай рейсларының саны артачак

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

      “Горэлектротранспорт” предприятиесе Казанда Бөтендөнья Җәйге Универсиада барган вакытта иң еш кулланылган 2 нче һәм 6 нчы маршрутларда көндезге һәм кичке вакытта рейслар санын арттырачак.

      Бу шәһәрдә йөрүче күп кенә автобусларның Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтергә Казанга җибәрелүләре белән бәйле. Трамвай рейслары санын арттыру Түбән Кама халкына транспорт белән булган уңайсызлыкларны сизелмәслек итүгә юнәлдерелгән.    

      Трамвайлар хәрәкәте расписаниесе турында тулы мәгълүматны “ГЭТ” ДУП сайтында www.getnk.ru. юлламасы аша белергә була.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International