Татарстанда ел башыннан алып төбәк әһәмиятендәге 382854 кв.м юл төзекләндерелгән

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

      26 нчы июньнән 2 нче июльгә кадәр чокырларны ямау буенча беренче булып Чирмешән районы тора – монда 1775 кв.м юл төзекләндерелгән. Барлыгы республикада үткән биш көн эчендә төбәк әһәмиятендәге 18508 кв.м юл төзекләндерелгән,  2309,64 тонна асфальт-бетон кулланылган.

      Шул исәптән чокырларны ямау түбәндәге районнарда башкарылган: Азнакай (1655 кв.м), Аксубай (515 кв.м), Актаныш (88 кв.м), Алексеевск (71,5 кв.м), Әлки (84,8 кв.м), Әлмәт (819 кв.м), Арча (190 кв.м), Әтнә (170,9), Баулы (45,3), Бөгелмә (396,6 кв.м), Буа (1129 кв.м), Югары Ослан (642,7 кв.м), Биектау (683,8), Чүпрәле (227 кв.м), Зәй (582 кв.м), Кама Тамагы (650 кв.м), Кайбыч (906 кв.м), Мамадыш (697,6 кв.м), Минзәлә (574 кв.м), Мөслим (298 кв.м), Түбән Кама (1082 кв.м), Яңа Чишмә (1120 кв.м), Норлат (466 кв.м), Питрәч
(465 кв.м), Сарман (1611 кв.м), Спас (118,5 кв.м), Тәтеш (1189 кв.м) һәм Тукай (255 кв.м).

      Татарстанда ел башыннан алып 49779,3 тонна асфальт-бетон кулланып төбәк әһәмиятендәге 382854 кв.м юл төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International