Илебездәге инновация казанышларын һәм технологияләрне демонстрацияләү өчен, югары технологияле җиһазлар кулланучы әйдәп баручы компанияләрне тәкъдим итү өчен “РТЮ”ААҖ уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы ачты.
Күчмә күргәзмә-лекция комплексы 9 вагоннан гыйбарәт. Аларның һәркайсы теге яки бу инновацияле проектка яки компаниягә багышланган. “Тренажерлар комплексы” вагоны бирегә килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Анда гамәлдәге тренажерларда теләгән һәркем үзен поезд машинисты итеп сыный ала һәм мөстәкыйль рәвештә электровозда тимер юл буенча бара ала.
Күргәзмә 17 июльгә кадәр эшләячәк. Керү түләүсез.