Бөгелмә депосыннан Евгения Молькова Куйбышев тимер юлында тартып баручы хәрәкәттәге состав эшен оператив-техник барлау үзәгенең иң яхшы операторы итеп сайланды

2013 елның 23 августы, җомга

Самарада Куйбышев тимер юлында тартып баручы хәрәкәттәге состав эшен оператив-техник барлау үзәгенең иң яхшы операторын билгеләү буенча конкрс булып узды.

Конкурста Уфа, Стерлитамак, Ульяновск, Бөгелмә, Пенза, Рузаевка, Октябрьск, Самара , Кинель һәм Абдулинодан 13 оператор катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы оператор итеп Бөгелмәдән Евгения Молькова билгеләнде. Икенче урынны Уфадан Людмила Жемайкина яулады, Пензадан Анна Ручкина өченче урында калды.

Барлык катнашучылар грамота белән, җиңүчеләр мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Хәзер Евгения Молькова 2013 елның октябрендә Санкт-Петербургта узачак конкурсның финал этабында Куйбышев тимер юлының вәкиле буларак катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International