Республикада Казандагы Универсиада чорында транспорт белән тәэмин итүгә нәтиҗә ясалды

2013 елның 24 августы, шимбә

Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең “Казанда 2013 елгы Универсиада чорында транспорт белән тәэмин итүгә нәтиҗә ясау”га багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

 Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Универсиадага әзерләнү кысаларында зур эш башкарылуын, транспорт инфраструктурасы объектлары төзелүен билгеләп үтте.Илдар Халиков транспорт инфраструктурасын төзергә һәм модернизацияләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул аерым хезмәткәрләргә, шул исәптәнРоссия Федерациясе транспорт министры Максим Соколовка “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.    
 Татарстан РеспубликасыТранспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин “Татарстан Республикасы транспорт комплексы – Универсиададан футбол буенча дөнья чемпионатына” төп доклады белән чыгыш ясады. Ул спорт инфраструктуралары объектлары төзелеше, транспорт-логистика системасын һәм урам-юл челтәрен модернизацияләү буенча чаралар комплексы үткәрелүе турында сөйләде. Бу барлык чаралар Россия Транспорт министрлыгы ярдәменнән башка мөмкин түгел иде, дип ассызыклады республика транспорт министры һәм Максим Соколовка рәхмәт белдерде.
 Шулай ук Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү турында “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов да чыгыш ясады. Бигрәк тә “РТЮ” ААҖ һәм “Аэрофлот”ның өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов коллегия утырышында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Казанда Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрү Сочида Олимпиада уеннарын уңышлы үткәрүдә көч һәм ышаныч бирә, дип белдерде ул. “Универсиадага әзерлек һәм үткәрүдә мондый нәтиҗәгә бары тик команда белән эшләп кенә ирешеп була”, - диде ул һәм республика һәм федераль дәрәҗәдәге транспортчылар “бишле”гә эшләде дип өстәде.

         Киңәйтелгән коллегия кысаларында Максим Соколов транспорт министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International