24 нче августта “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү нәтиҗәләре” темасына киңәйтелгән коллегия утырышы узачак.
Коллегиядә РФ транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашачаклар.
“Татарстан Республикасының транспорт комплексы – Универсиададан футбол буенча дөнья чемпионатына” дип аталган төп доклад белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясыячак.
Шулау ук Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү турында “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов чыгышы да планлаштырылган. Йомгаклау сүзе белән РФ транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясыячаклар.
Коллегия кысаларында РФ транспорт министрлыгының ведомство һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру да каралган.