Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгы заманча системасын кую буенча комплекслы эшләр алып барыла

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә модернизацияләнгән ялганмасыз КТСМ-02 техник чара комплексын кую буенча эшләр алып барыла. Ул хәрәкәттәге составның ватык урыннарын табу өчен билгеләнгән.
             
“РТЮ” ААҖ инвестицион программасы буенча Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгенә заманча аппаратураның 9 комплекты килгән. Ульяновск-3, Круглое Поле һәм Уруссу станцияләрендә монтаж башкарылган инде. Тиз арада калган 6 комплект та куелачак, шул исәптән Бөгелмә, Тихоново һәм Әлмәт станцияләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International