ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 43 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 553 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасының муниципальара маршрутларында хезмәт күрсәтүче автобусларның йөрешен тәртипкә салу һәм оператив тикшерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 205 автобус чыккан. Республика юлларында 308 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 205.
Тимер юлда карга каршы көрәшү эшләрен гамәлдәге оператив штаб оештыра, аның составына төрле хезмәтләрнең җитәкчеләре керә.

6
февраль, 2015 ел
җомга
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе Дипломы белән бүләкләнде. Тиешле боерык 2015 елның 22 гыйнварында имзаланган.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында рельслы транспорт өчен Белгород өлкәсе команияләренең продукцияләре һәм хезмәтләре белән файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 50 очрагы, 61 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 754 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 230 автобус чыккан. Республика юлларында 739 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 563.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 13.00 сәгатьтән 14.30 кадәр “Казан-1” тимер юл вокзалында «Транспорт объектларында гадәттән тыш хәл шартларында пассажирларга беренче медицина ярдәме күрсәтү» темасына тактик-махсус укулар үткәрелде.
2015 елга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән “Содружество” компаниясе арасында Татарстан территориясе буенча шәһәр яны тимер юл транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру турында килешү төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International