Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасының муниципальара маршрутларында хезмәт күрсәтүче автобусларның йөрешен тәртипкә салу һәм оператив тикшерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне ведомство җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Егоров уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Дирекция АИУС-РТ” Дәүләт учреждениесе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, Татарстан Республикасының муниципальара маршрутларында хезмәт күрсәтүче транспорт чаралары йөрешен тәртипкә салу һәм оператив тикшерү буенча спутник навигациясе операторлары һәм транспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Андрей Егоров сүзләренчә, 159 маршрутта 475 берәмлек транспорт чарасы пассажирлар ташый. Барлык автобуслар ГЛОНАСС яисә ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылган һәм алар “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгъүмат системасына мәгълүматлар җибәрәләр.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.