“Казан-1” тимер юл вокзалында тактик-махсус укулар үтте

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген 13.00 сәгатьтән 14.30 кадәр “Казан-1” тимер юл вокзалында «Транспорт объектларында гадәттән тыш хәл шартларында пассажирларга беренче медицина ярдәме күрсәтү» темасына тактик-махсус укулар үткәрелде.
          Моннан тыш, шунда ук шартлаучан матдәләр хакында килгән хәбәрләргә тәэсир итү буенча укулар оештырылды. Транспорт полициясе хезмәткәрләре оператив рәвештә пассажирларны эвакуацияләделәр һәм вокзал бинасын чолгап алдылар. Белгечләр объектны тикшерделәр. Укулар тәмамлангач, вокзал көндәлек эшенә кайтты.
          Укулар тагын бер кат, тимер юл инфраструктурасы хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәл шартларында үзвакытлы һәм квалификацияле тәэсир итүләрен, зыян күргән пассажирга беренче медицина ярдәме күрсәтә алуларын исбатладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International