Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында карны чистарту эшләре көчәйтелгән

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
          Тимер юлда карга каршы көрәшү эшләрен гамәлдәге оператив штаб оештыра, аның составына төрле хезмәтләрнең җитәкчеләре керә.
          Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2015 елның гыйнвар аенда күпләп яуган карга каршы көрәшкә 11 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, 120 рейс ясалган. Ай дәвамында 2550 км юл чистартылган, әлеге эштә 2489 кеше катнашкан.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда Горький тимер юлларының Казан төбәге полигонында поездлар хәрәкәтенең тоткарлануына кар яву беркайчан да сәбәп булмады. 
          Билгеләп үтәргә кирәк, “РТЮ” ААҖ тимер юллары челтәрендә кар яву нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар оештырганда метеопрогноз игътибарга алына: аның нигезендә алдан ук кар чистарту буенча эшләр, техника һәм персоналны билгеләү планлаштырыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International