Белгородның “Желдоравтоматика” компаниясе рельслы транспорт өчен үз хезмәтләренә презентация ясады

2015 елның 6 феврале, җомга
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында рельслы транспорт өчен Белгород өлкәсе команияләренең продукцияләре һәм хезмәтләре белән файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Андрей Егоров, министр урынбасары Тимур Ажимов, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе урынбасары Николай Стукалов, Белгород өлкәсенең инжиниринг компанияләре вәкиле Евгений Пожидаев, Горький тимер юлының Казан филиалы вәкиле Сергей Якушев һәм “Метроэлектротранс” МУП баш инженеры Эльмир Закиров катнаштылар.
Очрашу барышында “Желдоравтоматика” Белгород компаниясе эшчәнлегенә презентация ясалды. Евгений Пожидаев сөйләвенчә, предприятие поездлар хәрәкәте белән идарә итү системаларын автоматизацияләүдә специальләшә.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, рельслы транспорт өчен автоматика һәм телемеханика системаларын кертүдә эшләр комплексы һәм хезмәт күрсәтү белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тирәнтен карап тикшерү карарына киленде.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International