Татарстанда шәһәр яны поездларының гамәлдәге маршрутлар челтәре сакланып калган

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
2015 елга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән “Содружество” компаниясе арасында Татарстан территориясе буенча шәһәр яны тимер юл транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру турында килешү төзелгән. Килешү нигезендә 78 маршруттан торган гамәлдәге маршрутлар челтәре сакланып калган. Моннан тыш, “Казан-Аэропорт” интермодаль маршруты сакланылган һәм хезмәт күрсәтүгә алынган.
2015 елда Татарстан буенча шәһәр яны тимер юл транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыруга республика бюджетыннан 380 миллион 600 мең сум каралган.
Татарстан Республикасында шәһәр яны тимер юл транспорты белән пассажирлар ташуга уртача тарифны күтәрү соңгы тапкыр 2013 елның 1 октябрендә үткәрелгән, тариф 10 км торган 1 зона эчен 9,08 сумнан 11,07 сумга кадәр билгеләнгән. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында, Идел буе федераль округы һәм Россия буенча, иң түбән тариф билгеләнгән (Чувашия Республикасында – 24 сум, Удмуртия Республикасында - 25 сум, Пермь краенда – 17 сум).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International